Лениногорск муниципаль районында «Демография» милли проектын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үтте

2019 елның 2 августы, җомга

1 август көнне «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары С. В. Тимаков рәислегендә, «ЛМР» Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В. В. Друк, Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Р. С. Кобзарев, “Исток-Башлангыч” үзәге директоры Е. И. Әхмәдҗанова, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр катнашында эшлекле киңәшмә үтте.

  2019 елда авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтүне оештыру мәсьәләсе буенча фикерләшү булды, шулай ук ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International