Күчемсез милекне рәсмиләштерү тәртибе гадиләште Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/01/190798/

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Гомуми өлешле милек ияләренә мөлкәт белән бәйле  килешү төзү өчен нотариуска барырга туры килмәячәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Росреестр хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина аңлатты.

Ул күчемсез милекне рәсмиләштерү тәртибен гадиләштерү турында сөйләде. 2019 елның 31 июлендә “Күчемсез милекне теркәү турында” 218нче Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Алар нотариуста раслау нормасын гамәлдән чыгара.

Шул рәвешле, түбәндәге эшләр нотариуста мәҗбүри раслауга каралмый: бер килешү буенча барлык милекчеләрнең үз өлешләрен сатуы, бүләк итү һәм башкалар; ипотека буенча барлык милекчеләрнең өлешләре буенча эшләр; күчемсез милеккә ипотека буенча кредит оешмалары белән төзелә торган килешүләр.

31 июльдән соң нотариуста раслау кагыйдәсе түбәндәге гамәлләр өчен саклана: милекнең бер яки берничә өлеше генә сатылса, бүләк ителсә; ипотека килешүе кредит оешмасы белән төзелгәндә түгел, ә физик яки юридик затлар арасында төзелгән булса.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International