Татарстанның кече бизнесы өчен дәүләт ярдәме белән краудлендинг алу мөмкинлеге туды

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанның кече бизнесы B2B-краудлендинг кысаларында дәүләт ярдәме белән онлайн кредитлар җәлеп итә алачак. Россия өчен тиңе булмаган «Гарантия агымы» проекты Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды тарафыннан «Агым» һәм «Ак Барс» Банк интернет-ресурсы белән берлектә эшләнде.

Анда катнашу кече бизнеска юридик заттан оператив һәм асламсыз форматта аена 1,17% белән онлайн кредитлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Һәр кредитның кимендә 50% ы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән капланачак, бу инвестор буларак килешүдә катнашучы банк өчен рискларны киметә һәм эшкуар өчен ставканы кулай ясый.

Гариза бирү өчен электрон имза булуы зарур. Заемчының түләү сәләтенә анализ банк хисабыннан өземтә буенча үткәрелә. Заемчыга зур күләмдә документлар җыярга, асламлар тапшырырга һәм килешү расланганчы берничә атна көтәргә кирәк түгел.

Проектның беренче инвесторы «Ак Барс» банк төркеменә керүче ширкәт булды. Сынау проекты чорына инвестицияләр 150 млн. сум тәшкил итәчәк. Кече бизнес 6 айга 3 млн. сумга кадәр кредитлар җәлеп итә алачак. Уңышлы сынау узганнан соң проект киңәйтеләчәк, ягъни инвесторлар саны артачак. Әлегә проектта «Ак Барс» банк хисабы хуҗалары гына катнаша ала.

Исегезгә төшерәбез, республиканың Гарантия фонды тарафыннан элегрәк эшләнгән ташламалы кредит продуктларына агымдагы елның беренче яртыеллыгында 111 әкаваплылык бирелгән иде. Бирелгән әкаваплылыкларның күләме 763 млн. сум, ә әкаваплылыкка җәлеп ителгән финанслауның гомуми күләме 2 млрд. 708 млн. сум тәшкил итте.  Күрсәткечләр үсеше, узган елның шул ук күрсәткечләре белән чагыштырганда, 2 тапкырга диярлек артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International