Лениногорскида "Автоледи - 2019" конкурсының район этабы үтте

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Лениногорск муниципаль районында "Автоледи - 2019" конкурсының район этабы үтте. Конкурста 20 автоледи катнашты. 

Катнашучылар ике этапта көч сынашты, беренчесендә теоретик белемнәрен күрсәтсәләр, икенчесендә машина йөртүдә көч сынаштылар. Җиңүче булып Диана Закирҗанова танылды. Аңардан 1 секундка гына калышкан Валентина Касыймова икенче урынга лаек булды, өченче урында - Гүзәлия Крюкова.

Барлык катнашучыларга да кубок, диплом һәм  ГБУ «Безопасность дорожного движения» территориаль бүлегеннән призлар тапшырылды. Диана Закирҗанова безнең шәһәр данын республика конкурсында яклаячак, ул 15 августта Казанда үтәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International