Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Севастополь шәһәрендә шефлык элемтәләре урнаштыру турындагы килешүгә кул куюда катнашты

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Лениногорск районы делегациясе Севастопольдә булды, анда ул шефлыкка алган «Адмирал Макаров» корабында үткәрелгән тантаналы чарада катнашты.

Делегация составында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, Лениногорск районы Советы Аппараты җитәкчесе Наил Шәйхетдинов,  Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов һәм бүлек начальнигы Людмила Столярова бар иде.

«Адмирал Макаров" - Россия Кара диңгез флоты коралларында торучы 11356 проектының өченче фрегаты. Корабль су асты корабларының 30 нчы дивизиясе составына керә. Ул Россия император флоты вице-адмиралы Степан Осипович Макаров хөрмәтенә аның исеме белән аталган.

Лениногорск районы делегациясе ш«Адмирал Макаров» фрегатының хәрби частендә булды, Хәрби-Диңгез Флоты көнен бәйрәм итүдә катнашты, Татарстан Республикасы һәм Лениногорск районыннан истәлекле бүләкләр тапшырды.

Лениногорск районы Башлыгы хәрби часть командованиесе белән шефлык элемтәләрен урнаштыру турындагы килешүгә кул куйды.

Язгы һәм көзге чакырылыш вакытында безнең егетләр Севастополь шәһәренең Кораллы Көчләре сафын тулыландырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International