Һәркем үтәргә тиешле янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге янгын куркынычсызлыгы буенча иң гади кагыйдәләрне исегезгә төшерә: төзек булмаган электр приборларыннан, электр үткәргечләрдән файдаланмаска, электр челтәренә йөкләнеш китерүдән сак булырга, ут белән, газ белән сак эш итәргә кирәк. 

Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, "101" телефонына шалтыратыгыз. Янгынны күреп алып, тиз арада хәбәр иткән очракта, аны сүндерү җиңелрәк булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International