29 июль көнне Лениногорск муниципаль районында «Озак вакытлы карау системасы» проектын гамәлгә кертү кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән беренче дәрес узды.
Дәресләрне Мәскәү шәһәрендәге «Старость в радость» хәйрия фонды базасында аз хәрәкәтле гражданнарны карауны оештыру буенча укып кайткан тренер Венера Әхмәтшина алып бара. Беренче чиратта цикл 4 укыту семинарыннан тора, алар даими урын-җир режимында булган социаль хезмәтләр алучылар белән эшли.
Беренче дәрестә социаль хезмәткәрләр озак вакытка карап тору системасы, аның бурычлары белән таныштылар, «кинестетика» төшенчәсе турында белделәр. Дәреснең гамәли өлешендә тренер тәрбияләнүченең урын өстендә йөрү кагыйдәләренә өйрәтте. Мондый күнекмәләр хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен куркынычсыз улырга һәм аны карый торган персоналның хезмәтен җиңеләйтергә тиеш.