Балалар караган һәм армиядә хезмәт иткән еллар булачак пенсиягә ничек итеп тәэсир итә

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Пенсия фонды искәрткәнчә, закон нигезендә, гражданнарның пенсия хокукларын формалаштырганда, аларның хезмәт эшчәнлеге ел саен иминият взнослары суммасына турыдан-туры бәйле пенсия балларында бәяләнә.

   Әмма булачак пенсия капиталын формалаштыруда кеше мәҗбүри эшләмәгән социаль әһәмиятле чорлар да катнаша – монда армия хезмәте дә керә. Бер ел хезмәт иткәндә егетләр 1,8 балл алалар. 1 төркем инвалидны яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене, яки инвалид баланы карап, шул кадәр үк балл эшләп була. Беренче баласын карап, ана да бер ел эчендә 1,8 балл ала. Икенче һәм өченче баланы карау югарырак бәяләнә - 3,6 балл һәм 5,4 балл. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International