Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 30 июле, сишәмбе

29 июльдә "Лениногорскнефть" идарәсе ветераны Зирәк Хәмит улы Әлимитовка 90 яшь тулды.

Ул 38 ел буе ЦДНГ-1дә нефть һәм газ табу операторы булып эшләгән. Беренче буларак аны якыннары, хезмәттәшләре, шәһәр администрациясе вәкилләре котлады. Идарәнең ветераннар советы рәисе Миншакир Нуриев нефтьчеләр коллективы исеменнән аңа күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәтен белдерде һәм сәламәтлек теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International