Лениногорск буенча янгын күзәтчелеге бүлеге: янгын турында хәбәр иткечләр урнаштырыгыз

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Янгын турында хәбәр иткеч - янгын чыгу турында хәбәр итүче нәтимҗәле прибор. 

Бүгенге көндә ул янгында кешеләр үлүнене кисәтүче нәтиҗәле чара булып тора. Әлеге прибор төтен чыгуны бик тиз арада хәбәр итә һәм тавыш сигналы бирә. Ул бик каты йоклаган кешене дә уятырлык тавыш чыгара. 

Әлеге приборны түбәгә урнаштыру махсус линияләр сузуны таләп итми. бары тик елына бер тапкыр батареясын алыштырырга һәм датчиклы камерадан тузанны тузан суырткыч белән суыртырга кирәк булачак. Аларны куллану да бик гади, үзләре дә артык кыйбат түгел. Әлеге приборны урнаштырып, милкегезне генә түгел, гомерегезне дә саклап калачаксыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International