Сак булыгыз, алдарлар бар

2019 елның 26 июле, җомга

Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенә 26 июльдә мәгълүмат керде: бер гражданинга билгесез зат  үзен Роспотребнадзор хезмәткәре дип таныштырып, элек интернет-кибеттән алган товар өчен акча һәм әхлакый зыян өчен 350 мең сум күләмендә  акча кайтарырга тәкъдим иткән. Бу эшне Роспотребнадзор бинасында яисә сбербанк аша эшләргә кирәк булуын аңлаткан.

Идарәнең бу фактка бернинди катнашы да юк. Кулланучылар хокукларын яклау претензия тәртибендә гамәлгә ашырыла һәм идарә сезнең хокукларыгызны якласын өчен, барыннан да элек, безгә гариза сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Идарә барлык шундый фактлар буенча хокук саклау органнарына  һәм идарәнең ышаныч телефонына 8-987-296-47-10 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International