3 августта 13.00 сәгатьтә Лениногорскиның Урдалы авылында Авыл көне узачак.
Бәйрәм авыл мәдәният йорты каршында оештырыла. Программада: Татарстанның атказанган җырчысы Рөстәм Закиров, Люция Закирова, Айрат һәм Миләүшә Закировлар, Алмаз Гәрәев, Руслан Галимуллин һәм авылның үзешчән артистлары чыгышы.
Кунакларны тәмле коймак, пылау белән сыйлаячаклар, балалар өчен уеннар оештырыла, сәүдә нокталары эшлиячәк.
Бәйрәмгә рәхим итегез!