Лениногорскида туберкулез һәм ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген Лениногорск үзәк район хастаханәсе актлар залында, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Владимир Друк рәислегендә, Лениногорск муниципаль районында туберкулез, ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең утырышы булды. Комиссия эшендә үзәк район хастаханәсе баш табибы Роман Кобзарев, ТР ССМ СПИД һәм СПИД РКҮ Әлмәт филиалының баш табибы вазыйфаларын башкаручы Илдар Вильданов, шулай ук комиссия әгъзалары һәм чакырылганнар катнаштылар.

Комиссия әгъзалары ВИЧ-инфекция белән авыручылар, шулай ук әлеге авырулар турында халыкка профилактика һәм мәгълүмат бирү чаралары турында докладларны тыңладылар.

2019 елның 1 яртыеллыгында Лениногорск муниципаль районында ВИЧ-инфекциясе буенча эпидемиологик хәл турында үзәк район хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары вазыйфаларын башкаручы Рамил Гаязов мәгълүмат бирде. Ул билгеләп үткәнчә, Лениногорск муниципаль районы, республиканың Бөгелмә һәм Әлмәт районнары белән беррәттән, ВИЧ-инфекция таралуның югары дәрәҗәсе булган территорияләргә дә керә. 2019 елның 1 июленә ВИЧ белән исәптә торучылар саны 448 кеше тәшкил итә. Агымдагы елның 6 аенда районда яшәүчеләр арасында ВИЧ-инфекцияле 32 кеше беренче тапкыр ачыкланган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. 

Аннары ул халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалау программаларын гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде.

Табиб психиатр-нарколог Владимир Баганов районда наркологик хәлнең торышы белән таныштырды. Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүне популярлаштыру буенча «Лениногорск җылылык челтәрләре" җәмгыятенең уңай тәҗрибәсе турында   яшьләр белән эшләү белгече Миләүшә Глухова сөйләде. Наркотикларга бәйлелек белән кешеләрне реабилитацияләү буенча алып барыла торган эш турында Лениногорск районында «Халыкны гигиеник укыту үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле-консультанты Илшат Хәкимов хәбәр итте.
 
Утырыш нәтиҗәләре буенча Әлмәт филиалының баш табибы вазифаларын башкаручы Илдар Вилданов бу юнәлеш буенча  эшне уңай дип билгеләде һәм ВИЧ-инфекция буенча халыкка мәгълүмат бирү буенча активрак эшләргә чакырды.

Утырыш ахырында катнашучыларның тәкъдимнәре тыңланды һәм тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International