Лениногорскилыларны бизнес үсеше мәсьәләләре буенча эшлекле очрашуга чакыралар

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

23 июльдә Лениногорскиның 2нче мәктәбендә район Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов катнашында бизнес мәсьәләләренә кагылышлы эшлекле очрашу узачак. 

Ул түгәрәк өстәл форматында барачак, анда республика икътисад министрлыгы һәм республика ведомстволары вәкилләре дә катнаша.

Барлык кызыксынган затларны чакырабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International