Лениногорск муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышланган зур бәйрәм узды. Бу көнне 38 ел бергә яшәгән Анатолий Константин улы һәм Надежда Павел кызы Вакулюклар «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр.

Бүләкләү тантанасында Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Рәфыйкова Гөлфирә Мәҗит кызы, Татарстан Республикасы «Лениногосркий муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Елена Яков кызы  Миннигалямова, шулай ук руханилар вәкиле - Лениногорск шәһәренең Изге Троица чиркәве рухание протоиерей Иоанн Антипов катнашты. Алар Вакулюк гаиләсен бәйрәм белән котладылар, озын гомер теләп, истәлекле медаль тапшырдылар.

Бәйрәмгә, мәртәбәле кунаклар сыйфатында, быел гаилә тормышының юбилейларын билгеләп үтүче парлар чакырылды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигалямова бу парларга гаилә тормышының юбилейларын билгеләп үтү тантанасына чакыру тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International