Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә «урман амнистиясе»турындагы законны куллану буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, Росимущество, урман хуҗалыгы министрлыгы, Рослесинфоргның Казан филиалы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Утырышта, нигездә, Казан шәһәрендә һәм Яшел Үзән районында урнашкан бакчачылык ширкәтләре әгъзаларыннан: «Юл төзүчеләр», «Заря», «Урман аланы» һәм «Залив» ветераныннан кергән күпсанлы мөрәҗәгатьләр каралды. Күпчелек очракта эш төркеме тарафыннан уңай карарлар кабул ителде – җир кишәрлекләре белән кисешүне бетерү максатларында урман участокларына карата дәүләт урман реестрына үзгәрешләр кертү турында. Шулай итеп, бүгенге көндә ведомствоара эшче төркем тарафыннан каралган күп кенә мөрәҗәгать итүчеләр җир кишәрлекләренә документлар рәсмиләштергәндә аларның җир участоклары чикләре белән кисешүне бетерү өлешендә булган күптәнге проблемаларны судка кадәр хәл итә алдылар.