Лениногорск муниципаль районы Башлыгының традицион атналык планеркасында "Татарстан - Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Лениногорск территориаль бүлеге рәисе Илья Мишин бүләкләнде.
Илья Иванович «Татарстан – Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шуннан соң район Башлыгы Рәгать Хөсәенов «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» нең яңа баш табибы итеп Кобзарев Роман Сергеевич билгеләнүе турында хәбәр итте. Рәгать Галиәгъзәм улы яңа җитәкчегә нәтиҗәле эшчәнлек һәм уңышлар теләде.