Исегезгә төшерәбез, яшь лидерларына ташламалы шартларда фатир бирү буенча конкурс 2012 елдан башлап Студентлар Лигасы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды.
Конкурста катнашу шартлары белән нигезләмәдә танышырга мөмкин, оештыручылар белән элемтә өчен телефон 8 (986) 710-8-15.