Узган җомгада Фиалка Гарипова җитәкчелегендәге Пенсионерлар берлегенең Лениногорск бүлекчәсе әгъзалары борынгы Болгар шәһәрендә булдылар.
Безнең республиканың истәлекле урыннары буенча җәйге сәфәр безнең пенсионерларның инде традициягә әверелде - Алабуга,Свияжск, Биләр... быел борынгы Болгар шәһәренә килергә булдык.
Борынгы шәһәрчек, Ак мәчет, Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән Болгар цивилизациясе музеен карау якташларыбыз күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Тәҗрибәле экскурсовод җитәкчелегендә безнең пенсионерлар музей-тыюлык турында барысын да белделәр, борынгы цивилизация тарихына кагылдылар.
Пенсионерлар берлеге әгъзалары туристлык сәфәрен оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен ЛМР башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаковка, яшьләр эшләре, спорт идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбировка зур рәхмәт әйтәләр. Автобус йөртүче - Айдар Гамировичка безнең өчен уңайлы шартлар тудырганы өчен аерым рәхмәт!