Лениногорск шәһәренең «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Дари добро” инвалид балалар әти-әниләрнең җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2019 елдан бирле «социаль театр» социаль технологиясен гамәлгә ашыра.
Әлеге эшнең максаты- мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм аларны сәламәт балалар белән интеграцияләү.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Наталья Ташлинцева «Шалкан» әкиятен театрализацияләү дәресе үткәрде. Иҗади процесска аларның әти-әниләрен дә җәлеп итте. Чара ахырында Гүзәл Ногуманова шундый дәресләр оештыру гаиләләргә социаль якланганлыкны тою һәм үз көчләренә ышану мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үтте.