«Исток-Башлангыч «та «үзмәшгульлек»не теркәү

2019 елның 30 июне, якшәмбе

Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан гражданнарның «үзмәшгульлек» керемнәрен легальләштерү һәм яңа махсус салым режимын кертү буенча пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында "үзмәшгульләр" дип аталган эшчәнлек төре белән шөгыльләнүче төрле гражданнарга мәгълүмат бирү буенча эш алып барыла.

Хәзер GooglePlay һәм AppStore аша теркәлгән «Минем салым» мобиль кушымтасын йөкләп алуга булышлык күрсәтелә. Алга таба үз эшләрен оештырырга теләүчеләрне ачыклау өчен мөмкин кадәр күбрәк очрашулар, түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла.

Теләүчеләр безнең үзәккә мөрәҗәгать итә алалар. Без Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан.

 

                           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International