Лениногорскида наркотикларга каршы комиссия утырышы үтте

2019 елның 28 июне, җомга

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышта наркотикларга каршы комиссия әгъзалары, шәһәр мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.

Беренче мәсьәлә - Лениногорск муниципаль районы территориясендә наркотик, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнешенә контроль өлкәсендәге вәзгыять турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге начальнигы Рамил Рәүпов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елның 1 кварталында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск буенча бүлегендә наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 25 җинаять теркәлгән, шуларның 1се наркопритон, 14 җинаять эше тикшерелгән һәм судка җибәрелгән. «Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит" наркотикларга каршы акциясе вакытында бүлеккә 5 хәбәр кергән, акция чорында 3 җинаять ачыкланган.

  Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров КДН, ПДН һәм социаль яклау бүлегендә исәптә торучы балигъ булмаганнарны ял иттерүне оештыру һәм вакытлыча эшкә урнаштыру турында сөйләделәр.

  Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру профориентациянең мөһим бурычларын хәл итә, шулай ук яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү һәм күзәтүсезлекне кисәтү буенча профилактик чара булып тора, дип билгеләп үтте Вагиз Сәмиулла улы.   14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру максатларында, уку вакытында, ел саен аларны эшкә урнаштыру өчен квота бүлеп бирелә, 2018-2019 уку елында 350 урын бүлеп бирелгән. Шулай ук җәйге чорда гомуми белем бирү учреждениеләре базасында җәйге мәктәп яны лагерьлары һәм хезмәт һәм ял отрядлары эшли.

Лениногорск районы буенча 2019 елның җәйге кампания вакытында 5 меңнән артык бала һәм яшьләрне ял һәм сәламәтләндерү планлаштырыла, бу 7 яшьтән 17 яшькәчә балигъ булмаган балаларның 53,2% ын тәшкил итә.

Лениногорск үзәк район хастаханәсенең балалар һәм яшүсмерләр табиб-наркологы Гөлсирә Хәкимова балигъ булмаганнар белән профилактик эш алып баруның төп бурычы аек сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру булуын билгеләп үтте. Әлеге бурычларны тормышка ашыру өчен өлкән сыйныфларда аеклык дәресләре, ата-аналар өчен лекцияләр, төрле акцияләр үткәрелә.

Утырышка йомгак ясап, Рәгать Галиәгъзәм улы Лениногорск районы территориясендә наркоманияне профилактикалау эшен дәвам итүнең мөһимлеген һәм наркотиклаштыруны киметүгә юнәлдерелгән эшнең яңа формаларын эшләү кирәклеген ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International