Бүген хөрмәтле шәһәрдәшләребез Анастасия Григорьевна Шабалина һәм Роза Ибраһим кызы Мусина 90 яшьлек юбилейларын билгеләп утте.
Аларны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, ТОС вәкилләре килде. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырды. Юбилей көнен искә алырсыз, дип җылы юрган бүләк итте.
Юбилярыбызның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да тыл хезмәтчәннәре башыннан үткән сынаулар. Әмма юбилярларыбыз сынмаган-сыгылмаган, бүген дә күңел көрлеген бгалтмыйча, тыныч һәм кояшлы көннәргә шөкрана итеп яшиләр.