Зәй-Каратай авылында яшәүче Сабитова Минзифа Зәкиулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул безнең ил өчен авыр елларда туа һәм сугыш елларының hәм сугыштан соң да бөтен авырлыкларны тулы күләмдә сыный. Алдагы елларда да аны язмыш сынаган, әмма ул бик игелекле, уңай кеше булып калган. Бу искиткеч хатын-кызның тормышы оптимизм, кешеләргә мәхәббәт белән тулы. Минзифа апа әйтмешли «Аллага шөкер, исән-сау булса да, өйдә чиста, җылы, өстәл тулы, ишек һәркемгә ачык". Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Балалар таралышкан, ире вафатыннан соң ул күп еллар берүзе яши. Минзифа Зәкиулловнага социаль хезмәткәр Шарюкова Фәридә ярдәм итә һәм карый. Алар арасында җылы, дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Юбилее уңаеннан аны авыл җирлеге хезмәткәре белән котларга килгән иде.