22 июньдә Казанда Leninogorck Cup яратучылар өчен турнир старт алды. "Татнефть «ГАҖ, «ОХТИН-ОЙЛ» ЯАҖ һәм Лениногорск шәһәре администрациясе ярдәме белән мондый масштабтагы турнир беренче тапкыр Казан Теннис академиясе кортларында узды. Ярышлар «MASTERS» категориясендә ир-атлар арасында парлы ачык разрядта узды, анда 16 пар уенчы катнашты.