Мордва-Кармалка авылында «Балтай» мордва бәйрәме узды. Анда шушы авылда туып – үскән кешеләр дә, кунаклар да-Татарстанның Бөгелмә, Әлмәт, Чистай, Чирмешән, Лениногорск районнары, Казан, Яр Чаллы шәһәреннән фольклор коллективлар җыелган иде.
Әлеге республика бәйрәменең үзенчәлеге шунда: ул Татарстан территориясендә бары тик Лениногорск районында гына үткәрелә.
Быел мәртәбәле кунаклар арасында бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да бар иде. Ул үзенең чыгышында әлеге бәйрәмнең матурлыгы, милли төсмерен билгеләп үтте.
Бәйрәмдә шулай ук ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, ТР мордваларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Наталья Сабитова, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов һәм башкалар катнашты.
Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов «Балтай» үзенең үзенчәлекле рухын, үзенчәлекле матурлыгын һәм бары тик аңа гына хас борынгы халык традицияләрен саклап калган бәйрәм булып тора, дип билгеләп үтте. «Без бәйрәмгә дә, аның кунакларына да шат», - диде ул.
Рәсми өлештә бәйрәмдә катнашучыларны һәм Мордва-Кармалка авылы активистларын Рәхмәт хатлары, грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр.
Фольклор коллективлар үзләренең милли костюмнарында халык җырларын, биюләрен башкардылар. Шулай ук теләүчеләр милли мордва ризыклары белән дә сыйлана алдылар.
Бу бәйрәмнең нигезендә урман хуҗасы-аю белән бәйле йола ята. Авылдан ике яшь егет сайланды, аларга яфраклардан ясалгын тун кидерделәр. Анда теләгән һәркем катнаша алды.
Аннары барысы да «аю» тирәсендә әйлән-бәйлән әйләнделәр һәм барлык катнашучылар бердәм булып авылга юнәлде.