Урдалыда Хәтер көне узды

2019 елның 22 июне, шимбә

 Бөек Ватан сугышы башлануга 78 ел тулу уңаеннан Урдалыда Хәтер көне үтте.Бу чара авыл зиратында узды.

2018 елда 76 ел элек хәбәрсез югалган авылдашыбыз Гәрәев Минзөфәр Зәки улының җәсәде авыл зиратында кайтарып җирләнгән иде. Бүген аның зиратыннан кабер туфрагын алып, Мәскәү шәһәренең Туганнар каберлегенә җибәрү тантанасы булды.

Хәтер көнендә авыл халкы, солдатның энесе Фәнис Минәхмәт улы, военком Рөстәм  Мисбахов , Илья Мишин, кайткан кунаклар катнашты.

Чарада шулай ук сугыш корбаннарын  бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International