Бәйрәм алды көннәрендә шәһәрнең барлык территориаль иҗтимагый үзидарәләрендә Җиңү көне уңаеннан сугыш ветераннары белән очрашулар уза.
Оешмаган 500гә якын ветеран территориаль иҗтимагый үзидарәләрдә яшәүчеләргә дә игътибар үзәгендә булачак. Инде бүген үк ТОС үзәкләрендә, мәктәпләрнең актлар залларында, балалар бакчаларында, фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең фатирларында җырлар, шигырьләр, рәхмәт сүзләре яңгырый.
Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар программасы кысаларында 16 ветеранга матди ярдәм күрсәтеләчәк, 4 есенә – медицина ярдәме күрсәтеләчәк, 24 - тимурлык ярдәме күрсәтеләчәк, 250 тыл хезмәтчәне чәй табыны һәм концертка чакырылган, «Ветеранга хат» конкурслары, «Без тынычлык рәсеме ясыйбыз» рәсем конкурсы, «Хәтерлибез һәм горурланабыз» акциясе, хәрби җырлар фестивале оештырылды, йортларның подъездларында Котлау открыткалары эленде.