Лениногорск районында санитар-экологик өмә үтте

2019 елның 20 апреле, шимбә

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Лениногорскида өмә үтте. 

Оешма һәм предприятие җитәкчеләре үзләренә беркетелгән урамнарга, парк һәм скверларга чыкты. 

Исегезгә төшерәбез, чара кысаларында гражданнар һәм оешмаларның үзләренең экологик инициативаларын тормышка ашырып, "ЭКОвесна - 2019" конкурсында катнашу мөмкинлеге бар. 

Лениногорскида өмә вакытында 731,4 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылды.  39 берәмлек махсус автотранспорт эшләде. Барлыгы 1800 кеше катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International