Район аграр предприятиеләрендә эшләүче терлекчеләрне укыттылар

2019 елның 15 марты, җомга

15 март көнне “Лениногорская агрофирмасы”нда 11 аграр хуҗалыктан туксаннан артык терлекче сыерларны карау һәм тәрбияләү шартлары, малларның авыруларын профилактикалауга багышланган укуларда булды.

Укуларга Ижевск компаниясе вәкилләре дәкилде. Монда ветеринария берләшмәсе вәкилләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район аграр предприятиеләрнең зоовет белгечләре, сыер савучылар катнашты. Укуларның теоретик өлеше Иске Иштирәк мәдәният йортында узды. Катнашучыларны малларны ашату технологияләре белән таныштырдылар, сөтнең сыйфатын арттыру, авыруларны профилактикалау юллары турында сөйләделәр, шулай ук продуктив сыерларны тоту шартлары турында да мәгълүмат бирелде.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов укуларда чыгыш ясап, сыерларны тоту технологияләренә һәм исән-имин үрчем алуга игътибарны юнәлтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International