11 март көнне Лениногорск Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре китапханәләрендә Балалар һәм Яшүсмерләр китабы Атналыгы башланды. Бу көннәрдә китапханә хезмәткәрләре китапны популярлаштыруга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрәләр.
13 март көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә китапханәчеләре шәһәребезнең 11нче гимназиясендә «Туган яктан илһам алып» әдәби кунакханәсе һәм «Сез Крыловны укыдыгызмы?» әдәби уенын үткәрделәр.