“Минем илем-минем Россиям” XVI Бөтенроссия конкурсы старт алды. Конкурс 2003 елдан башлап яшьләрне Россия төбәкләре, шәһәрләре һәм авыллары үсешендә катнашырга җәлеп итү максатында үткәрелә.
2019 елдан башлап Конкурс Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин инициативасы буенча оештырылган «Россия – мөмкинлекләр иле» ачык платформасы проектлары составына керде.
Конкурс номинацияләре исемлеге Россия территорияләренең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре спектрын үз эченә ала (мәгариф, социаль өлкә, инновацияләр, ТКХ, кече һәм урта бизнес, авыл хуҗалыгы һ.б.).
Конкурс турында нигезләмә белән сайтта танышырга мөмкин: www.moyastrana.ru. Конкурста катнашу мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин:: +7 (499) 993-72-23, +7 (905)186-48-39 яки электрон почта адресы: orgkomitet@moyastrana.ru.