Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Эшмәкәрлек советының XI киңәйтелгән утырышында катнашты

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының XI киңәйтелгән утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов катнашты. Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Россия Икътисади үсеш министрлыгының инвестицион сәясәт департаменты директоры Милена Арсланова һәм башкалар катнашты.

Утырышта Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов та катнашты.

Утырышта 200 дән артык эшмәкәр катнашты. Чараның модераторы булып эшмәкәр Айдар Исмәгыйлев чыгыш ясады.

Көн тәртибенә үзмәшгуль кондитерлар өчен санитар нормалар, банклар белән эшләгәндә үзмәшгуль эшмәкәрләр өчен куркынычны киметү, үзмәшгульләр сыйфатында чит ил гражданнарын теркәү, Дәүләт сатып алуларында үзмәшгульләр катнашу, юридик затлар белән хезмәттәшлек итү һәм үзмәшгульләр өчен яңа сату базарлары кебек темалар куелган иде. Бу турыда тулырак сакйтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International