Лениногорск районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков рәислегендә Лениногорск районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды.

Киңәшмәдә Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков,  66 нчы янгын сүндерү бүлеге башлыгы Андрей Ненад, Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Альберт Зарипов, шәһәр һәм район башкарма комитетлары һәм советларының урынбасарлары һәм җитәкчеләре, коммуналь хуҗалык хезмәтләре җитәкчеләре, ТОСлар урынбасарлары катнашты.

Комиссия утырышында катнашучылар Лениногорск районы территориясендә, торак-коммуналь һәм социаль структуралар белән берлектә, янгыннарны кисәтү чаралары турында фикер алыштылар.  Барлык җитәкчеләргә шәһәр һәм районның барлык халкы белән аңлату эшләре алып барырга, газ җиһазлары һәм электр приборлары белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр тапшырырга, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чаралар комплексын эшләргә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International