15 март көнне Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне уңаеннан «Trusted Smart Products» - «цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар» девизы астында Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы белгечләре кулланучылар өчен 2019 елның 11 мартыннан 21 мартына кадәр «Кайнар линия» оештыра. Ул смарт-җайланмалар алганда кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча узачак.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча сез эш көннәрендә 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр, 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр шалтырата аласыз, кайнар линия телефоннары: 8 (85595) 5-14-35.