2019 елның 5 мартында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»ндә ата-аналары алимент түләүдән баш тарта торган балигъ булмаган гаиләләр өчен бердәм гражданнарны кабул итү көне оештырылды.
Әлеге чарада юстиция киңәшчесе Л. Н. Сөләйманова катнашты. Шулай ук Суд приставлары хезмәтенең Лениногорск районы бүлеге, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге, Лениногорск шәһәре мәшгульлек үзәге һәм Лениногорск муниципаль районының опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре катнашты.
Кабул итү барышында ике балигъ булмаган баланы карап тоту һәм тәрбияләү өчен алиментлар алу буенча проблемалары булган хатын – кыздан мөрәҗәгать каралды, балаларының берсе – инвалид. Чара барышында эш төркеме алиментларны түләттерү турындагы мәсьәләне хәл итү буенча аңлатмалар бирде. "Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсульты административ җаваплылыкка тарту турында дәгъва гаризасы язуда ярдәм итте.
Исегезгә төшерәбез, айның һәр беренче сишәмбесендә үткәрелә.