Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, төрле хезмәтләр җитәкчеләре белән атналык гомумшәһәр планерка ткәрде, анда район һәм шәһәрдәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, проблемалар һәм планнар турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә янгыннар белән килеп туган хәлләр һәм Лениногорск муниципаль районында янгынга каршы чаралар турында Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Альберт Зарипов сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында янгыннар саны – 671, аларда 42 кеше һәлак булган, узган ел белән чагыштырганда 55,5% ка арткан, 41 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Торак фондта янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, көнкүрештә янгыннарны кисәтү һәм янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына юл куймау максатыннан, профилактикалау чаралары үткәрергә кирәк.
-предприятиеләрдә учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча өстәмә инструктажлар үткәрергә кирәк;
-янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәлекләрне мәгълүмати стендларда урнаштыру мөһим;
-өстәмә рәвештә үз учреждениеләрен һәм оешмаларын янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм янгынга каршы режимны үтәү буенча профилактик тикшерүләр үткәрергә;
-шәхси торак йортларда һәм фатирларда автоном янгын хәбәр иткечләр урнаштыруны күздә тотарга кирәк, – дип билгеләп үтте ул.
Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Алексей Карасев Лениногорск районы иҗтимагый территорияләрен төзекләндерү исемлегенә кертү буенча җәмәгатьчелек фикерен сораштыру үткәрү турында сөйләде.
Сораштыруда катнашу кирәкле объектны Лениногорск районының иҗтимагый территорияләрен төзекләндерү исемлегенә кертү теләген объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча эшләр башкарылачак иҗтимагый киңлекләрнең ахыргы исемлеге расланачак, дип билгеләп үтте ул.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов утырышта катнашучыларның игътибарын янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, язгы ташу чорына әзерлек, урамнарны, тротуарларны, ишегалды территорияләрен һәм йортларның түбәләрен кардан һәм боздан чистарту, авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләүгә юнәлтте. Соңыннан җитәкчеләргә тиешле күрсәтмәләр бирелде.