10 март көнне 9 сәгать 02 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә шәһәрнең Шашин урамы, 51нче йортында янгын турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, фатирда янгын була. Янгын нәтиҗәсендә 82 яшьлек әби һәлак була. Янгынның беренчел сәбәбе электр җиһазлары белән сак эш итмәү, дип фаразлый янгын сүндерүчеләр.
Халыкка электр җиһазлары белән эш иткәндә сак булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итәләр.