Лениногорскилылар өчен һава торышы

2019 елның 5 марты, сишәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 6 март көнне Татарстан Республикасы буенча: болытлы булачак. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән томан.

Төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы буран, бозлавык булырга мөмкин.

Җил көньяк-көнбатыштан 10-15 м/с, урыны белән көчәйгәндә 17-22 м/с.га җитә.  

Төнлә минималь һава температурасы -4..+1, көндез максималь һава температурасы 0 +5 .

Юлларда урыны белән бозлавык.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International