Лениногорск муниципаль районында шәһәр предприятиеләре арасында волейбол буенча ярышлар узды. Ярышларда 6 хатын-кыз һәм 7 ир-ат командалары катнашты.
Мәгариф хезмәткәрләренең командаларын мәгариф оешмаларының укытучылары, медицина хезмәткәрләре тәкъдим итте.
Мәгариф хезмәткәрләренең хатын-кызлар командасы Горгаз командасына гына калышып, икенче урынны алды. Өченче урында - «Лениногорскнефть» идарәсе командасы.
Ярышларда катнашкан спортчыларыбызның исемнәрен атыйбыз: Ольга Гаязова, 12нче лицейның математика укытучысы, Анна Ганина, Тимәш мәктәбенең физкультура укытучысы, Виктория Демидова, политехник колледжның өстәмә белем бирү педагогы, Лилия Галимова, 2нче мәктәпнең физкультура укытучысы, Лилия Хәмзовна, нефть техникумының физкультура укытучысы, Ландыш Валькаева, музыка-сәнгать колледжының физкультура укытучысы, Мария Кондратьева, политехник көллиятнең физкультура укытучысы Ольга Зайцева, балалар йортының физик культура буенча инструкторы Ирина Юрина, 15нче номерлы балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы. Команда әгъзалары җитезлек һәм осталык күрсәттеләр.