2 март көнне Лениногорск балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның халык рәссамы, Лениногорск балалар сәнгать мәктәбенә нигез салучы, педагог, җәмәгать эшлеклесе тууына 95 ел тулуга багышланган Хәтер кичәсе узды.
Чараның төп максаты-рәссамның иҗади мирасын популярлаштыру һәм аның республика һәм Лениногорск шәһәре мәдәниятенә керткән зур өлеше турында хәтерне яңарту иде.
Кичәдә шәһәрнең хезмәттәшләре, рәссам дуслары, укытучылары һәм укучылары катнашты.
Кичә мастер эшләре күргәзмәсе белән ачылды. Кунаклар Мәснәви Хәертдинов әсәрләре белән хозурланды.
Кичә программасын балалар сәнгать мәктәбе укытучылары көче белән рәссамның тормыш юлы турындагы фильм белән дәвам иттеләр. Шулай ук кичә программасында “Яшь рәссам” конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү булды.