Ел саен, 1 мартта Россиядә «Хәтер көне» билгеләп үтелә. 2000 елда Чечня Республикасының Аргун ущелендә хәрби бурычын үтәгәндә, һәлак булган сугышчыларны искә алу максатында үткәрелә ул. Ул вакытта 90 солдат һәм офицерның алтысы гына исән калган.
“Логос” балаларга һәм яшьләргә психологик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары истәлекле дата турында сөйләделәр һәм актив рәвештә буклетлар тараттылар. Акция барышында 200 дән артык буклет таратылды.