Район аграр предприятие җитәкчеләре язгы чәчү планнарын тәкъдим итте

2019 елның 1 марты, җомга

Район аграр предприятие җитәкчеләре язгы чәчү буенча эш планнарын тәкъдим иттеләр.

Авыл хуҗалыгы идарәсендә моңа багышланган киңәшмә узды. Анда республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, авыл хуҗалыгы начальнигы Илнур Шамарданов, идарә белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Һәр аграр хуҗалык язгы чәчү планнарын тәкъдим итте, сөйләде.

Һәр хуҗалыкның минераль ашлама, запас частьләр, орлык, ягулык-майлау материаллары буенча ресурслары каралды, финанс чаралары исәпләнде, бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International