27 февральдә «Форпост» отряды белгечләре һәм әгъзалары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, шәһәр кибетләре буйлап рейд үткәрделәр.
Чараның максаты балигъ булмаганнарга алкоголь, спиртлы һәм тәмәке продукциясен законсыз сатуны кисәтү иде. Лениногорск нефть техникумы активистлары актив катнашты, алар сатучыларга кисәтү символикасы төшерелгән белешмәлекләр һәм наклейкалар тараттылар.