ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2019 елның 1 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә, күз күреме начарая, җил көньяктан секундына 15 метрга кадәр, бозлавык.
Болытлы. Кар, юеш кар. Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән, секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..- 7, көндез максималь һава температурасы -3 .º.+1 . Юлларда бозлавык.