Анда «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча идарә башлыгы Дмитрий Фролов, районның сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләре, хастаханәнең структур бүлекчәләре мөдирләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Лениногорск үзәк район хастаханәсенең 2018 елдагы эше һәм 2019 елга бурычлары турында төп доклад белән Айдар Яркаев чыгыш ясады. Ул демографик күрсәткечләргә һәм халыкның сәламәтлеге торышына анализ ясады, структур бүлекчәләрнең һәм хезмәтләрнең төп эшчәнлек юнәлешләре буенча эшенә бәя бирде, 2018 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады.Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.