"Бәкер" шифаханәсендә Ватанны саклаучылар көнендә Авторалли үткәрү матур традициягә кереп бара. 23 февральдә иң көчле, кыю ир-атларны «Бәкер»трассасында көтеп калалар.
Быел «Авторалли» узышлары әлеге ярышка нигез салучы, «Бәкер» шифаханәсенең элеккеге баш табибы Фаяз Ибраһимов исеме белән аталачак.
Узышчылар өчен төп бүләк - «Бәкер» шифаханәсеннән 10 көнгә юллама!
Быел «АвтоРетроКлуб ГАЗ-21 – Волга» республика иҗтимагый оешмасы Президенты Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы исеменнән махсус бүләк фонды түбәндәгечә бүленгән:
2 урын-25 000 сум.;
3 урын – 15 000 сум.;
4 урын – 10 000 сум.
Шулай ук «Бәкер» шифаханәсе 5 һәм 6 урынга кызыксындыру бүләкләре әзерләгән: 10000 сумга һәм 7000 сумга бүләк сертификатлары.