“Кулланучылар хокукларын яклау турында” закондагы үзгәрешләр

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

2010 елның 1 гыйнварыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында «Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү хакында» №250-ФЗ Федераль законы үз көченә керде, аның нигезендә Интернет аша товарлар (хезмәт күрсәтүләр) кулланучылар һәм сатучылар (башкаручылар) арасында мәгълүмат арадашчылары (агрегаторы хуҗалары) эшчәнлеге җайга салынган.

Агрегатор хуҗасы сыйфатында юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр була ала. Агрегаторлар, товарлар, хезмәтләр урнаштыру буенча Интернет челтәрендә мәйданчык биреп, кулланучылар белән тиешле килешү төзүгә үзләре катнашмый.

Закон мондый сервисларның хуҗаларын кулланучыларга үзләре һәм сатучы (башкаручы), шулай ук барлык үзгәрешләр турында мәгълүмат бирергә мәҗбүр итә. Сатучылар, үз чиратында, агрегаторга үзләре турында дөрес мәгълүмат бирергә һәм аны үз сайтларында урнаштырырга тиеш булачаклар.

Кулланучы агрегатор хуҗасына товарга (хезмәт күрсәтүләргә) алдан түләү суммасын кире кайтару турында таләп күрсәтергә хокуклы. Законда агрегатор хуҗасы 10 календарь көн эчендә акчаны кайтарырга тиешлеге турында язылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International