20 февральдә Түбән Тагил шәһәрендә Россия укучыларының трамплиннан чаңгыда сикерү буенча IX кышкы Спартакиадасының финал ярышлары узды, анда Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 100дән артык спортчы катнашты.
Лениногорск спортчысы Садриев Данил көмеш медаль яулады. Данилны һәм аның тренеры Герасимов Николай Васильевичны котлыйбыз.