Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2019 елның 21 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан исүче көчле җил, бозлавык көтелә. Юеш кар явачак.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..- 7, көнчыгышта -10га кадәр; көндез максималь һава температурасы -3 +2 .